«Китап – балаларның иң яхшы дусты»: театральләштерелгән тамаша (6+)
22 марттан 29 мартка кадәр 6 нчы санлы китапханәдә һәр елдагыча Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үтте. Кунакка шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Бәйрәмдә балаларны аларның яраткан геройлары – төлке Алиса һәм мәче Базилио, Карлсон һәм, әлбәттә, Патшабикә Китап каршы алды. Чараны алып баручы укучыларга китап туган көнен бәйрәм итүнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Балалар бик теләп әдәби викториналарда катнашты, китаплар турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, «Көлсылу» бәйгесендә (тизлеккә ак һәм кызыл фасольләрне араладылар), «Итекле мәче» эстафетасында катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр, «Буталчык» уенында уйнадылар, әкият маскарадында катнаштылар. |